Фестиваль кысаларында 8-10 октябрьдә тамашачылар Болливуд Кино җитештерүенең күренекле вәкилләре белән таныша алачак. Чара мәдәни элемтәләрне ныгытуга һәм Һинд кинематографын популярлаштыруга ярдәм итәргә тиеш.
"Россиялеләрнең күп буыннары яраткан Һинд киносы безнең халыклар арасында дуслыкның көчле күпере булып тора. Нәкъ менә шуңа күрә Һинд кинематографистларының һәм картиналарының Казан халыкара «Алтын мөнбәр» кинофестивалендә ел саен катнашуы безнең өчен чын мәгънәсендә игелекле һәм кыйммәтле традициягә әверелде. Казанда һинд киносы фестивален уздыру-мәдәни диалогыбызны ныгытуда мөһим адым. Ышанам ки, әлеге проект тамашачыларга онытылмаслык тәэсирләр генә бүләк итеп калмыйча, Татарстан белән Һиндстан арасындагы күпкырлы хезмәттәшлекне тирәнәйтеп, уртак иҗат өчен яңа офыклар да ачачак", — Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова.
Фестиваль режиссер Ганджендра Ахире тәкъдим итәчәк «Кар чәчәге» драмасы күрсәтү белән ачылачак.
Теркәлү узарга өлгермәгән тамашачылар өчен Фестивальнең тантаналы ачылышы 18:00 сәгатьтә турыдан-туры трансляция оештырылачак: https://vk.com/video-34607878_456240048
«Мир» кинотеатрында Һинд киносы фестиваленең барлык фильмнарын күрсәтү сайтта теркәлү буенча бушлай: https://kinoteatr-mir.ru/news/68dbe6223c00004c003ff81d