Балалар театрларының XXIIII Халыкара фестивале старт алды. «Әкият» курчак театрының Дмитрий Мамин-Сибиряк әкияте буенча куелган «Соры муен» спектакле фестивальнең ачылыш спектакле булды.
Инсценировка авторы һәм куючы режиссер-Илгиз Зәйниев, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, «Алтын битлек»Россия милли театр премиясе лауреаты
Куючы рәссам-Сергей Рябинин, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе
Композиторы - Юрий Чаплин, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе.
Шулай ук бу көннәрдә Хабаровскида «Әкият»курчак театры гастрольләре уза.
Гастрольләр Кичә Г.Ибраһимов әсәре буенча «Адәмнәр» спектакле белән ачылды. Тамашачылар «Әкият» курчак театрын җылы каршы алдылар һәм артистларны көчле алкышлар белән бүләкләделәр.
Исегезгә төшерәбез, театр гастрольләре хезмәттәшлек, төбәкләр арасында тәҗрибә уртаклашу һәм мәдәни мирасны саклау кысаларында уза.