«Россия-Көнчыгыш» халыкара милли мәдәниятләр фестиваленә ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы бирелүе турында фестивальнең генераль продюсеры Рифат Фәттахов исеменә язылган рәсми хатында комиссиянең җаваплы секретаре, РФ Тышкы эшләр министрлыгының күп яклы гуманитар хезмәттәшлек һәм мәдәни элемтәләр департаменты директоры Александр Алимов хәбәр итте.
Берләшкән Милләтләр Оешмасының Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча милли комиссиясе фестивальне инде икенче тапкыр үз патронаты астына ала.
Беренче тапкыр «Казандагы Көнчыгыш базар» 2024 елда шундый ярдәм алды. 2025 елда фестиваль янә халыкара мәдәни әһәмияткә ия вакыйга статусын ныгытты.
Фестивальнең төп чаралары Казанда 12-22 ноябрь көннәрендә узачак. Фестиваль программасына, ачылу тантанасы һәм йомгаклау гала-концерты кебек традицион чаралардан тыш, халыкара фәнни конференция, яшь башкаручыларның Халыкара конкурсы, «Кавказ һәм Көнчыгыш халыклары биюләре», «гарәп мәдәнияте көне» шоулары, Үзбәкстаннан «Ялла» төркеменең һәм Чечен Республикасының «Вайнах» бию ансамбленең ялгыз концертлары кертеләчәк.
Фестиваль Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә Ваһапов фонды тарафыннан үткәрелә.