Бүген кич Россиянең дәүләт академия Зур театрында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы «Пушкин картасы» программасын үстерүгә керткән өлеше өчен премиягә лаек булды.
Безнең республика «Гаилә» милли проектының «Пушкин картасы» федераль программасын гамәлгә ашыру буенча Россия Федерациясенең иң яхшы субъектларының берсе дип танылды.
Башкарылган эшләр өчен рәхмәт сүзләре белән тантананы Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова тәмамлады.
2025 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча 341 меңнән артык яшь татарстанлы картаны рәсмиләштергән.