Бүген Нурлат Халыклар дуслыгы йорты «Безнең йорт – Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең беренче зона этабын уздыру мәйданчыгы булды.
Проект «Гаилә» милли проектының «гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы»федераль проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.
Анда Аксубай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас һәм Чистай муниципаль районнары вәкилләре катнашты. Жюри каршында 50дән артык иҗат коллективы чыгыш ясады.
Фестиваль номинацияләр буенча үткәрелә:
Вокал:
— «Халык»
- «Эстрада»
«Хореография»:
— «Халык биюе» (этник, халык биюе, төрле милләт биюләре стиль, техника һәм музыка тоткан);
— «Стильләштерелгән бию» (халык биюләрен заманча эшкәртүләрдә башкару);
Инструменталь музыка.
Фестивальнең төп максаты-Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның бердәмлеген һәм үзара рухи баетуын ныгыту, Татарстан Республикасының күпмилләтле мәдәниятен саклап калу, үстерү һәм популярлаштыру.