Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының 2026 елга максатлары һәм бурычларын халык алдында формалаштыру башланды

2025 елның 1 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының 2026 елга максатлары һәм бурычларын халык алдында формалаштыру башланды. Проект эксперт җәмәгатьчелеге һәм халык катнашында министрлыкларның киләсе елга иң мөһим юнәлешләрен һәм эш индикаторларын билгеләүне һәм алга таба ирешелгән нәтиҗәләр буенча гавами хисап бирүне күздә тота.

Максатларны һәм бурычларны формалаштыру этаплары

1. Экспертлардан тәкъдимнәр җыю

Экспертлар 14 көн дәвамында Министрлык эшенең өстенлекле юнәлешләре буенча киләсе елга тәкъдимнәр чыгаралар. Эксперт сессияләре нәтиҗәләре буенча алар Иҗтимагый совет тарафыннан карала һәм ачык онлайн-тавыш бирүгә чыгарыла.

Тәмамлану Датасы-31.10.2025

2. Халык тавыш бирү

Онлайн-тавыш бирү бер ай дәвамында Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталының «халыктан сораштырулар» сервисында уза. Халык тәкъдим ителгән исемлектә өстенлекле максатлар һәм бурычлар өчен тавыш бирә алачак, шулай ук үз вариантларын тәкъдим итә алачак.

Ноябрь дәвамында

3. Йомгаклау исемлеген раслау

Иҗтимагый совет утырышында сораштыру тәмамланганнан соң 14 көн эчендә киләсе елга Министрлык эшенең биштән алып җидегә кадәр өстенлеге билгеләнә. Тавыш бирү барышында күпчелек тавыш җыйган тәкъдимнәрнең яртысы карауга чыгарыла. Йомгаклау фикер алышуында барлык кызыксынучылар да катнаша ала. Моның өчен алдан теркәлү узарга кирәк.

Декабрь дәвамында

4. Башкаруны контрольдә тоту

Министрлыкның өстенлекләрне гамәлгә ашыру буенча гавами хисабы каралган. Җәмәгать контроле механизмнары арасында-квартал саен хисаплар, Иҗтимагый совет утырышында башлангыч нәтиҗәләрне карау,киләсе ел башында иҗтимагый фикер алышу.

Тәмамлану Датасы-01.03.2027

Агымдагы елда республика башкарма хакимият органнарының максатларын һәм бурычларын ачык формалаштыру һәм аларның үтәлешенә җәмәгать контроле буенча проектны гамәлгә ашыру дәвам итә. Анда алты министрлык катнаша: ТР сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, ТР Спорт министрлыгы һәм ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International