Татарстанда «безнең йорт – Татарстан» фестиваленең зона турлары старт ала

2025 елның 1 октябре, чәршәмбе

Республикада «Безнең йорт – Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең зона этаплары старт ала.

Проект «Гаилә» милли проектының «гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы»федераль проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.

Беренче зона туры 3 октябрьдә Нурлат шәһәрендә узачак. Анда Аксубай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас һәм Чистай муниципаль районнарының иҗат коллективлары катнашачак.

Фестиваль номинацияләр буенча үткәрелә:

Вокал

Хореография

Инструменталь музыка.

Фестивальнең төп максаты-Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның бердәмлеген һәм үзара рухи баетуын ныгыту, Татарстан Республикасының күпмилләтле мәдәниятен саклап калу, үстерү һәм популярлаштыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International