Чувашия халкы һәм кунаклары XIX гасыр ахыры – XX гасыр башындагы бай этнографик материалны күрәчәк: татар милли хатын-кыз костюмнары комплекслары, көндәлек һәм бәйрәм комплектлары, көнкүреш әйберләре, кием элементлары, савыт-саба, музыка кораллары.
Экспозициядә шулай ук декоратив-гамәли сәнгать әйберләре һәм традицион бизәкле күн мозаика сәнгате дә бар. Күпчелек тукыма һәм күн эшләнмәләр, ювелир бизәнү әйберләре үсемлек орнаменты белән бизәлгән.
Татарларның декоратив сәнгатендә графика, бигрәк тә каллиграфия зур урын алып тора.
Экспозициянең үзенчәлеге-аның мультимедиа белән тулылануы: Татарстан турындагы видеоролик һәм ком анимациясе төбәкнең бай табигый һәм тарихи-мәдәни мирасы турында сөйли, күн мозаика, тамбур җөйләре, йортның бизәлеше һәм хатын-кызларның бизәнү әйберләре турындагы танып белү мәгълүматлы электрон фоторамкалар предмет рәтен тулыландыра. QR-кодлар буенча милли ризыкларның рецептларын белергә, ә махсус мәгълүмати стоеклар ярдәмендә татар телендәге кимендә 20 сүзне өйрәнергә мөмкин.