Чистайда «III Халыкара Пастернак укулары» узачак

2025 елның 29 сентябре, дүшәмбе

Б.Пастернакның тууына 135 ел тулуга, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Б. Пастернак мемориаль музеена нигез салынуга 35 ел тулуга багышланган «III Халыкара Пастернак укулары» фәнни-гамәли конференциясе Татарстан Республикасының Чистай шәһәрендә 2025 елның 2-3 октябрендә узачак.

Аның экспертлары һәм катнашучылары булып фәнни һәм язучылар дөньясы вәкилләре, Пастернак белгечләре, әдәбиятчылар, музейчылар чыгыш ясаячак. 
Фәнни-гамәли конференция эше кысаларында 2 октябрьдә Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы барлык теләүчеләрне түбәндәге чараларга чакыра:

-14.10 -16.00 - «Чистай» мәдәни үзәгенең Зур залында пленар утырыш (Ленин ур., 17 а);
-17.30 - 19:00 –Россиянең атказанган артисты, Зур театр солисты Марина Шутова(меццо-сопрано), халыкара конкурслар лауреаты Елизавета Кутонова концерты. Программада рус һәм совет композиторлары җырлары яңгыраячак. Үткәрү урыны - «Чистай» мәдәни үзәге (Ленин ур., 17 а).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International