Казанда А.С. Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә «Безнең батырлар» Бөтенроссия иҗади музыкаль-әдәби марафоны старт алды, аны ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе оештырды.
Марафон Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган. Чараны ачу тантанасында ТР Рәисенең эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Башкарма комитеты җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ренат Вәлиуллин, ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская катнашты.
Бүген «Безнең батырлар» марафоны эстафетасын Кама Тамагы, Бөгелмә, Минзәлә һәм Биектау районнары иҗат коллективлары дәвам итте.