28 сентябрьдә 22.00 сәгатьтә «Россия-Мәдәният» телеканалында Чайковскийның «Аккош күле» балеты СССРның халык артисты Владимир Васильев хореографиясендә һәм куелышында булачак. Яздыру 2025 елның 22 апрелендә, театр коллективы бу спектакльне Мәскәүнең Россия Зур театрының тарихи сәхнәсендә тәкъдим иткән вакытта башкарылган.
Владимир Васильевның автор версиясендә «Аккош күле» балетының премьерасы Казанда 2025 елның 17-18 апрелендә булды.
Зур театрда куелышны күрсәтү легендар биюче һәм хореограф Владимир Васильевның 85 яшьлек юбилеена багышланган иде. Спектакль аншлаг белән үтте һәм тамашачы тарафыннан бик җылы кабул ителде. Балетта төп партияләрне Аманда Гомес (Одетта-Одиллия), Михаил Тимаев (Зигфрид), Вагнер Карвальо (Ротбарт) һәм Олег Ивенко (Бенно) башкардылар.