Татарстанның халык сәнгать һөнәрләре осталары өчен грантларга гаризалар кабул итү бара

2025 елның 24 сентябре, чәршәмбе

Татарстанның халык һөнәрчелеге осталары өчен грантларга гаризалар кабул итү дәвам итә.

Исегезгә төшерәбез, 2025 елның 1 августында халык сәнгать кәсепләре өлкәсендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына һәм «һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы физик затларга ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын алуга конкурс игълан ителгән иде.  Конкурста катнашуга гаризалар кабул итү вакыты – 2025 елның 1 октябренә кадәр.

Дәүләт ярдәме чараларын алу максатларында гаризалар һәм документлар түбәндәге адреска электрон вариант буларак мәҗбүри рәвештә тапшырыла: Gulnaz.Lat@tatar.ru «Таткультресурсүзәк» ДБУнең адресы: Казан шәһәре, Габдулла Тукай ур., 74А.

Элемтә өчен-Латыйпова Гөлназ Марс кызы, директорның фәнни һәм нәшрият эшчәнлеге буенча урынбасары, тел. +7 (843) 293-58-42.

Документларны шулай ук Татарстан Республикасының «Минем субсидияләрем»дәүләт мәгълүмат системасында тапшырырга мөмкин.

Халык сәнгать һөнәрләре өлкәсендә кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү буенча субсидия алуга конкурста сайлап алуда катнашу өчен кирәкле документлар исемлеге һәм үрнәкләре:

Грантлар бирү тәртибе

2025 елга грантлар бирү турында боерык

Документлар тутыру өчен үрнәкләр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International