Казанда Театр коллективларының Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган төбәкара “Идел йорт” фестивале төгәлләнде.
26 ноябрьдә жюри фестивальгә йомгак ясады һәм төп бүләккә лаек коллективны билгеләде. “Гран При”га Арча Мәдәният йортының халык театры коллективы лаек булды. Алар фестивальгә Туфан Миңнуллин пҗесасы буенча куелган “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклен тәкъдим иткән иде. Ә “Әниләр һәм бәбиләр” пьесасын сәхнәләштергән Бөгелмә халык театры I дәрәҗә премиягә ия булды. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
Бүләкләү тантанасы 2 декабрьдә Камал театрында булачак. 18 сәгатьтә башлана.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте