Алабугада ХХІІІ Цветаев учагы була

2025 елның 22 сентябре, дүшәмбе

Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы барлык шигърият сөючеләрне һәм Марина Цветаева исеменә һәм иҗатына битараф булмаганнарны 4 октябрьдә 12 сәгатьтә М.И. Цветаева әдәби музееның шигъри беседкасында (Алабуга шәһәре, Казан ур., 61 йорт) узачак ХХІІІ Цветаев учагына чакыра.

Учак янында Марина Цветаеваның шигырьләре һәм яраткан шагыйренә багышлаулары, Көмеш гасырның танылган шагыйрьләре һәм хәзерге заман авторларының әсәрләре, гитарага җырлар яңгыраячак.

Монда ук Марина Цветаевага багышланган Көмеш гасыр шагыйрьләренең шигъри әсәрләрен укучыларның традицион конкурсына йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү булачак.

Иҗади аралашу Цветаевлар гаиләсе рецепты буенча алма бәлеше белән чәй эчү белән тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International