2026 елдан «Пушкин картасы» программасының банк-операторы ВТБ булачак. Картадан файдаланучылар инде хәзер үк аны ВТБ га чыгаруга гариза бирә алалар, 2026 елның 1 гыйнварыннан программа кысаларында мәдәни чараларга билетлар сатып алуны дәвам итү өчен.
Гаризаны 2025 елның 28 декабренә кадәр яки инде яңа елда – 2026 елның 1 гыйнварыннан бирергә кирәк.
Ел ахырына кадәр чыгаруга гаризаны «Госуслуги Культура» кушымтасында һәм Почта банкы кушымтасында, шулай ук ВТБ һәм Почта Банкының флагман клиент үзәкләрендә бирергә мөмкин, аларның адресларын сайтта белергә мөмкин. 2026 елның 1 гыйнварында 5 мең сумлык яңартылган лимитлы яңа карта «госуслуги культура» кушымтасында һәм ВТБ кушымтасында пәйда булачак.
2026 елның 1 гыйнварыннан Пушкин картасын чыгаруга гаризаны «Госуслуги Культура» яки «ВТБ Онлайн» кушымталарында бирергә мөмкин булачак, әгәр кулланучы – ВТБ клиенты булса. Пластик картаны ВТБ офисларында 12 гыйнвардан башлап алырга мөмкин булачак.
Элегрәк чыгарылган почта банкы картасы үзгәрешсез 2025 елның 31 декабренә кадәр эшләячәк.
Россия Федерациясе Мәдәният министры сүзләренә караганда, Пушкин картасы балалар арасында бик популяр, бүгенге көнгә аны 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге 12,2 млн нан артык яшь кеше рәсмиләштергән.