Менделеевскидан «Туганайлар» керәшен фольклор ансамбле Кытайда «Алтын мәйдан» халыкара фестивалендә катнашты. Чара Циньхуандао шәһәрендә 8-15 сентябрьдә уза.
Бу зур вакыйга Россиянең 30 төбәгеннән 72 коллективны берләштерде, ике ил арасында чын дуслык һәм мәдәни алмашу күпере булды.
Фестивальнең беренче конкурс көне Менделеевски артистларының матур чыгышлары белән билгеләп үтелде. Сары диңгез буенда урнашкан бәйрәм сәхнәсе безнең коллективлар үзләренең талантларын, осталыкларын, гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен күрсәтеп, туган шәһәрләрен генә түгел, бөтен Россияне дә лаеклы итеп күрсәтте.
«Туганайлар» ансамбле кунакларны һәм катнашучыларны керәшеннәр мәдәнияте һәм традицияләре белән таныштырды.
«Алтын мәйдан» фестивале үз алдына этносның мәдәни кодын, халыкның тере хәтерен йөртүче җырларны, биюләрне һәм йолаларны саклап калу бурычын куя. Ул традицияләрне күзәтеп кенә калмыйча, аларның бер өлешенә әверелергә мөмкин булган атмосфера тудыра.