Яр Чаллы дәүләт курчак театры артисты Актау шәһәрендә курчак театрлары фестивалендә җиңү яулады

2025 елның 15 сентябре, дүшәмбе

Актау шәһәренең Дуслык Йорты сәхнәсендә (Казахстан) «NOMAD PUPPET» I Халыкара курчак театрлары фестивален ябу тантанасы һәм катнашучыларны бүләкләү булды.

Фестиваль йомгаклары буенча театрның курчак артисты Егор Митрофанов Корней Чуковскийның «Муха-цокотуха» әкиятенә нигезләнгән спектакльдә рольләр башкарган өчен «иң яхшы актер»номинациясендә диплом белән бүләкләнде.

Һөнәри осталык һәм курчак йөртү осталыгы җиңүчесе дипломыннан тыш, артист фестивальне оештыручылардан 300 000 тенге номиналлы акчалата сертификатка лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International