«Безнең ишегалды геройлары!» - «Геройлар поезды» - Патриотик проект, аның кысаларында бөтен Россиядән, шул исәптән яңа Россия төбәкләреннән талантлы балалар ил буйлап сәяхәт итә.
Проект РФ Президенты Администрациясе ярдәмендә уза.
Проектта Новосибирск, Омск, Кемерово, Төмән, Свердловск, Ульяновск, Самара, Волгоград, Херсон, Запорожье өлкәләреннән, Алтай крае һәм Красноярск краеннан, Еврей автономияле өлкәсеннән, Татарстан, Башкортостан Республикаларыннан, Луганск һәм Донецк Халык республикаларыннан 100 талантлы бала катнашачак.