Чара XI Санкт-Петербург халыкара Берләшкән мәдәниятләр форумы кысаларында узды.
"Татарстан башкаласына мактаулы статус февральдә Согуд Гарәбстанында узган Ислам оешмасы илләре мәдәният министрларының мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча 13 нче конференциясендә бирелде. Бу статуста Казан Россиянең горурлыгына гына түгел, ә бөтен дөнья мөселманнары өчен мөһим тарту ноктасына әверелә. Европа һәм Азия тоташкан урында урнашкан шәһәр ислам һәм православие традицияләренең гармонияле яшәве үрнәгенә әверелде", - дип билгеләп үтте Россия мәдәният министры.
Очрашуда Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы Генераль секретаре урынбасары Тарик али Бәхит, Россиянең Җиддәдәге Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы каршындагы Даими вәкиле Турко Даудов, Россия Тышкы эшләр министрлыгының күп яклы гуманитар хезмәттәшлек һәм мәдәни элемтәләр департаменты директоры Александр Алимов, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова һәм башкалар катнашты.
Хәзер масштаблы программа әзерләнә, ул ел дәвамында барачак һәм үз эченә инде флагман чараларны – «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумын һәм Казан халыкара мөселман киносы фестивален һәм башкаларны да алачак.