Татарстан Республикасы Милли музеенда җәмгыятьнең ярдәмгә мохтаҗ катлавы вәкилләре өчен чаралар уздыру матур традициягә әверелеп бара. Ел дәвамында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен экскурсияләр һәм лекцияләр, музей дәресләре үткәрелә. Әмма декабрь аенда музей беренче чиратта шушы категория кешеләр өчен эшли.
30 ноябрьдән 8 декабрьгә кадәр музейда экскурсияләр, музей дәресләре, кызыклы кешеләр белән очрашулар булачак. Алар арасында агач эше остасы А.А. Шелашов, рәссам М. Нуруллина, «Картая мени соң йөрәк» татар ветераннар хоры һәм «Лапоток» кашыкта уйнаучы балалар ансамбле бар.
Махсус хәйрия программасы буенча Лаеш балалар йортында һәм сукыр һәм күзләре начар күрүче балалар мәктәп-интернатында күчмә музей дәресләре уздырылачак.
+7 (432) 292-32-18
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте