22 ноябрьдә Әлмәт муниципаль районы Яңа Кәшер авылы мәдәният йортының халык театры Туфан Миңнуллинның «Без бит авыл малае» комедиясен уйнады.
Театр коллективларының Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган төбәкара фестивален 23 ноябрьдә Яңа Чишмә районының Чаллыбаш авыл мәдәният йорты халык театры драматургның «Саташу» спектаклен уйнау белән тәмамлады. Спектакльнең режиссеры – Гөлнара Сәлахова, сәнгать җитәкчесе – Илсөяр Дәүләтшина.
25 ноябрьдә жюри фестивальгә йомгак ясаячак һәм төп бүләккә лаек коллективны билгеләячәк. Бүләкләү тантанасы 2 декабрьдә Камал театрында булачак. 18 сәгатьтә башлана.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте