К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры нәни тамашачылары өчен музыкаль әкият әзерли

2013 елның 25 ноябре, дүшәмбе

 К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры нәни тамашачылары өчен музыкаль әкият әзерли.  

Джанни Родариның «Чиполлино маҗаралары»нда Суган малае очраган вакыйгалар турында бәян ителә.  Тамашачылар артистлар белән бергәләп яшелчәләр шәһәре мохитына шуның кадәр йотылачак ки, әлеге кояшлы вакыйгада катнашып китүләрен үзләре дә хәтта сизми калачаклар. 

Яңа музыкаль әкияттә чып-чын ансамбльгә кушылып җырлаулар, шаян биюләр, матур костюмнар, ачык төсле декорацияләр – барысы да булачак. 

Режиссер-сәхнәгә куючы - Резеда Гарипова, рәссам - Юлия Моисеева, хореограф -  Мария Лазукова, хормейстер - Алия Хәмзина, музыкаль бизәлеш - Ксения Мөхәммәтҗанова.

Спектакльдә театрның яшь артистлары уйный.

«Чиполлино маҗаралары» премьерасы 13 декабрьдә 12 сәгатьтә булачак.

89274138206 e-mail: ruzaliyagaziz@gmail.com

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International