5-7 һәм 12-14 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле оркестры Бауман урамында урнашкан Казан Мәчесе һәйкәле янындагы мәйданчыкта чыгыш ясаячак.
«Бу концертлар — яхшы музыка яратучыларга зур бүләк. Программада берничә бүлек бар: һәркем анда күңеленә ятышлы музыка таба ала», - дип сөйләде оркестрның баш дирижеры Айрат Хәйруллин.
Дирижер билгеләп үткәнчә, концертта Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең бер алтын фондында булган әсәрләре генә яңгырамаячак (ә коллективның 88 еллык хезмәт эшчәнлеге дәвамында андый әсәрләр аз җыелмаган). Рус һәм чит ил әсәрләре, татар бию көйләре, сугыш еллары җырлары һәм совет фильмнарыннан таныш җырлар — казанлыларны һәм башкала кунакларын шәһәрнең үзәк урамында шундый программа көтә.
Күренекле «Катюша», «Смуглянка» җырларыннан, «Иван Васильевич меняет профессию», «Девчата» фильмнарыннан, татар һәм рус әсәрләреннән, гагауз һәм мордва биюләреннән, молдаван һәм осетин көйләреннән башка булмый. Салкынча һава торышы булган очракта да туңарга сәбәп юк — программа энергияле һәм дәртле булырга вәгъдә итә.
«Безнең үз тыңлаучыларыбыз белән формаль булмаган шартларда очрашырга исәп, ә алар өчен этник һәм халык уен коралларының яңгырашы белән якыннанрак танышу өчен кулай сәбәп: гармун, курай, кавказ барабаннары, домра, скрипкалар», - дип билгеләп үтте баш дирижер.
Дәүләт ансамбле оркестры өчен ачык мәйданчыкларда чыгыш ясау — яңа тәҗрибә. Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, РФ атказанган, ТР халык артисты Айрат Хәмитов сүзләренә караганда, мондый концертлар — ансамбльнең оркестр төркеме потенциалын күрсәтү мөмкинлеге.
«Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең цехлары күп, шул исәптән оркестр төркеме. Оркестрның аккомпаниатор ролен генә түгел, ә тулы бер бай музыкаль коллектив ролен дә башкара алуын күрсәтәсе килә. Оркестрның үзенә дә тамашачылар фикерен ишетеп-күрү уңай булачак, ул оркестр чокырында яки биючеләр артында түгел, ә беренче планда», - дип аңлатты сәнгать җитәкчесе.
Моннан тыш, бу концертлар — ТР халык артисты, коллективның элеккеге баш дирижеры Рәшит Мостафин арабыздан киткәннән соң коллективның яңа дирижеры белән танышу мөмкинлеге.
«Рәшит Мостафин киткәннән соң Айрат Хәйруллин үз өстенә вазифаларны башкаручы ролен алды, ә бу сезонда тулы хокуклы баш дирижер булды. Ул иҗат итәргә, шул ук вакытта Зөләйха Әхмәтова һәм Александр Ключарев нигез салган Дәүләт ансамбленең кабатланмас стилен саклап, үз артыннан оркестрны алга алып барырга көч һәм энтузиазм белән тулы», - дип өстәде Айрат Хәмитов.
«Оркестрның аерым концертларының тагын бер бурычы бар — яңа тамашачыларны җәлеп итү», — дип билгеләп үтте ансамбль директоры Юрий Жуков.
«Ансамбльнең хезмәт эшчәнлеге елларында безнең үз тамашачыбыз формалашты. Әмма безгә традицияләрне саклау гына түгел, яңа офыкларны ачу да кирәк. Профессиональ коллектив өчен җайлаштырылмаган ачык мәйданчыкка чыгу — бу безнең өчен сынау. Без үзебезне тамашачыларның ничек кабул итүләрен күрергә телибез. Бары тик шулай гына без яңа тамашачыны ничек кызыксындыра алачагыбызны, алга таба кая хәрәкәт итәргә кирәклеген аңлый алырбыз», - диде ул.
Чыгышларга ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең солистлары да кушылачак.
Концертлар 16.00 сәгатьтә башлана.