Идел буе федераль округының «ФормАРТ» урам сәнгате фестиваленең VI сезоны кысаларында йомгаклау этабы – Иң яхшы граффити өчен халык тавыш бирү башлана.
«ФормАРТ» урам сәнгате фестивале Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров патронаты астында гамәлгә ашырыла һәм «яшьләр һәм балалар»милли проекты бурычларына туры килә.
Теләге булган һәркем 8 (800) 301-50-23 номеры буенча 15 сентябрьгә кадәр үз тавышын бирә ала. Катнашучының 1 дән 14 кә кадәр индивидуаль номерын тон режимында күрсәтергә кирәк. Бер генә тапкыр тавыш бирергә мөмкин. Муральләр белән фестивальнең рәсми сайтында танышырга була: https://formartpfo.ru/2025/finalists