Укытучы скверында урнаштыру өчен скульптура-тематик композициянең иң яхшы эскиз проектына ачык иҗади конкурста катнашучылар булып Россия Федерациясе гражданнары булган һәм Россия Федерациясе территориясендә яшәүче скульпторлар һәм архитекторлар, тиешле профильле уку йортлары студентлары тора.
Скульптура-тематик композицияне урнаштыру участогы Казансу елгасы яр буенда «УРАМ» экстрим-паркы һәм «Елмай» балалар паркы арасында урнашкан.
Конкурс 2025 елның 2 сентябреннән 2 октябренә кадәр уздырыла.
Катнашучылар конкурс эшләрен комиссиянең җаваплы секретаре алдына 2025 елның 2 октябреннән дә соңга калмыйча эш көннәрендә дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр (төшке аш 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр) тапшыралар.
Конкурста катнашучылар түбәндәге адрес буенча конкурс эшләрен тәкъдим итәләр: 420015, Казан ш., Пушкин ур., 66/33 йорт, 113 кабинет.
Беренче урынны алган катнашучы укытучы скверында скульптура-тематик композиция булдыру һәм урнаштыру чараларын гамәлгә ашыру хокукына ия була.