«Алтын мөнбәр» XXI Казан халыкара кинофестивалендә бөтен дөнья кинематографистлары, шул исәптән Африка континентыннан да катнашуга аерым әһәмият бирелә. Фестиваль Россия аудиториясе һәм дөнья кинематография җәмәгатьчелеге арасында мәдәни алмашуга һәм төрле халыклар арасында үзара аңлашуны тирәнәйтүгә ярдәм итеп, «Мәдәниятләр диалогы аша – диалог мәдәниятенә» шигарен тормышка ашырып, тамашачыларны планета мәдәниятләренең күптөрлелеге белән таныштырып, әһәмиятле бәйләүче булып тора.
Төрле елларда Казан кинофестивалендә Африканың күп кенә илләреннән кинематографистларның картиналары төп конкурсларда һәм конкурстан тыш күрсәтүләрдә катнашты. Африка илләренең күп кенә вәкилләре фестивальнең халыкара жюри әгъзалары булды.
Сайтта тулы расписание белән танышырга һәм түбәндәге күрсәтүләргә теркәлергә мөмкин: https://kazan-mfmk.com/schedule/
«Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестивале программалары турында тулы мәгълүмат, телеграмма-каналдагы яңалыклар һәм эксклюзив интервьюлар: https://t.me/kazankinofest