«Казахстан» Татарстан Республикасы казакъларның милли-мәдәни автономиясе рәисе Сәгыйть Кодебай улы Җаксыбаев вафат булды

2025 елның 28 августы, пәнҗешәмбе

80 яшендә озакка сузылган авырудан соң Татарстан Республикасының «Казахстан» казакълар милли-мәдәни автономиясе рәисе Сәгыйть Кодебай улы Җаксыбаев вафат булды.

Сәгыйть Кодебай улы 1945 елда Казах ССРның Караганда өлкәсендә туа. КАИны тәмамлаганнан соң 1974 елда институтта СССР электрон сәнәгате министрлыгының Фәнни-тикшеренү лабораториясен оештыра. 1996 елда КНИАТ-ка үзәк җитәкчесе итеп күчерелә. Техник фәннәр кандидаты.

1992 елда Казанның казакъ җәмгыятен оештыра һәм җитәкли, соңыннан ул ТР казакъларының милли-мәдәни автономиясенә үзгәртелә.

1993 елдан 2007 елга кадәр-Татарстан Республикасы Милли-мәдәни оешмалар ассоциациясе президенты, шурасы рәисе.

2007-2015 елларда Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе урынбасары.

«Дуслык» ордены, Россия халыклары ассамблеясенең «Халыклар Дуслыгы — Россия бердәмлеге» алтын медале, «Фидакарь хезмәт өчен» медале, Татарстан Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» исеменә ия.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Сәгыйть Кодебай улы Җаксыбаевның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Аның якты истәлеге безнең йөрәкләрдә сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International