Татарстан Республикасы көне алдыннан 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучы, Совет һәм Россия хәрби җитәкчесе, армия генералы Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәев бюстын ачу тантанасы булды.
Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Татарстан Республикасы Хөкүмәте вәкилләре, ведомстволар җитәкчеләре, иҗади интеллигенция, милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләре, педагоглар, мәктәп укучылары, фәнни һәм әдәби-мәдәни җәмәгатьчелек, республика халкы һәм кунаклары катнашты.
188 нче күппрофильле лицейда М.Ә. Гәрәев исемендәге «Юнармия» бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте урнашкан.