Татарстан Республикасы Көнендә Туфан Миңнуллинга мемориаль такта ачыла

2025 елның 28 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы көне кысаларында һәм күренекле драматург, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинга 90 яшь тулу уңаеннан 30 августта Туфан Миңнуллин яшәгән йортның фасадында мемориаль такта ачылачак.

Мемориаль такта авторы — скульптор, «Россия Рәссамнар берлеге» бөтенроссия иҗат иҗтимагый оешмасының «Татарстан Рәссамнар берлеге» төбәк бүлеге әгъзасы Рим Нязыйф улы Акчурин.

Тантанада Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ведомство җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, иҗат интеллигенциясе, милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләре, мәктәп укучылары, фәнни һәм әдәби-мәдәни җәмәгатьчелек, республика халкы һәм кунаклары катнашачак.

Кичә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында танылган татар драматургы Т.Миңнуллинның тууына 90 ел тулуга багышланган «Күзлек» балалар татар театр лабораториясенә йомгак ясалды.

Проект Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов йөкләмәләре исемлеге кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә «Апуш» балалар татар театр студиясе тарафыннан ашырыла.

Сменада Татарстанның төрле муниципаль районнарыннан балалар театр студияләрендә тәрбияләнүчеләр, шулай ук Идел буе федераль округының барлык төбәкләре арасында Округ этабында «Театральное Приволжье» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленең VI сезонында җиңү яулаган «Апуш» балалар татар театр студиясендә тәрбияләнүчеләр катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International