Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәев бюсты ачылачак

2025 елның 25 августы, дүшәмбе

2025 елның 28 августында, Татарстан Республикасы көне алдыннан, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучы, Совет һәм Россия хәрби җитәкчесе, армия генералы Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәев бюстын ачу тантанасы була.

Тантанада Татарстан Республикасы Хөкүмәте вәкилләре, ведомстволар җитәкчеләре, иҗади интеллигенция, милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләре, педагоглар, мәктәп укучылары, фәнни һәм әдәби-мәдәни җәмәгатьчелек, республика халкы һәм кунаклары катнашачак.

Гәрәев Мәхмүт Әхмәт Улы

Совет һәм Россия хәрби җитәкчесе, хәрби теоретик, тарихчы, Хәрби фәннәр докторы, профессор, тарих фәннәре докторы, Россия Федерациясе Табигый фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы, хәрби фәннәр академиясе президенты, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе академигы, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан.

Мытищи шәһәрендәге Федераль хәрби мемориаль зиратта җирләнде.

Казан шәһәренең бер урамына М.Ә. Гәрәев исеме бирелгән.

Уфа шәһәрендәге мәктәп һәм Чиләбе шәһәрендәге кадетлар корпусы аның исемен йөртә.

2023 елда 100 еллыгына аның сурәте төшерелгән почта маркасы чыгарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International