26 ноябрьдә 19 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Гөлсем Исәнгулованың юбилей кичәсе үткәрелә.
Гөлсем Исәнгулова данлыклы “щепкинчылар” буыны вәкиле. М.Щепкин исемендәге Мәскәү югары театр училищесының 1961 елгы чыгарылышы татар театры сәхнәсенә якты, талантлы йолдызлар бүләк итә: Равил Шәрәфиев, Нәҗибә Ихсанова, Наил Дунаев, Ринат Таҗетдинов, Фирдәвес Әхтәмова, Әзһәр Шакиров, драматурглар Туфан Миңнуллин һәм Рабит Батулла. Бу исемнәрнең һәркайсы татар театры тарихы битләрендә үзләренең лаеклы урыннарын билгели.
Гөлсем Исәнгулова 1938 елның 10 июнендә Башкортстанның Мәләүз районы Карагай авылында дөньяга килә. 1961 елны М.Щепкин исемендәге Мәскәү югары театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театры труппасына кабул ителә.
Ул башкарган рольләрнең берничәсе: Корри – «Фаҗигале юлда» (А.Муис), Шәфәкъ – «Ай тотылган төндә» (М.Кәрим), Җәмилә – «Кыз урлау» (М.Кәрим), Әйшә – «Зифа» (Н.Исәнбәт), Липочка – «Агай-эне ак мыек» (А.Островский), Энҗе – «Кол Гали» (Н.Фәттах), Миңзифа – «Кичер мине, әнкәй!» (Р.Батулла), Марта – «Канлы күләгәләр» (Г.Боровик), Лариса Даниловна – «Бер төн» (Б.Горбатов), Гөлҗиһан – «Банкрот» (Г.Камал), Вәлия – «Асылъяр» (М.Фәйзи), Роза – «Ташлама мине» Ф.Бүләков һәм башкалар.
Юбилярны 75 яшьлек бәйрәме белән Илһам Шакиров, Филүс Каһиров, Эмиль Җәләлетдинов, "Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле һәм, әлбәттә инде, Камал театры труппасы котлаячак.
Мәгълүмат өчен телефоннар: 8 9274 40 70 70, (843) 293-52-50, 293-83-18