Казанда «Ак Пароход» ХХ балалар музыка фестивале узачак

2025 елның 12 августы, сишәмбе

2025 елның 29 августында 19.00 сәгатьтә  Галиәсгар Камал театр бинасында (Татарстан 1) «Ак Пароход» ХХ балалар музыка фестивале узачак. Проект Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәм Президентның Мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

«Ак Пароход» балалар музыка фестивалендә катнашучылар — бөтен Россиядән конкурс аша сайлап алынган гадәттән тыш талантлы балалар. Аларның күбесе авыр тормыш хәлендә: мөмкинлекләре чикләнгән, инвалид, ятим балалар, шулай ук тулы булмаган, аз керемле, күп балалы гаиләләрдән һәм СВО вакытында әтиләрен югалткан балалар.

Концертта катнашучылар:

«Ак Пароход» фестивале хоры

РФ атказанган артисты Александр Покидченко җитәкчелегендәге «Музыкантларның иҗади берлеге» ансамбле

Опера җырчылары: Николай Диденко, Олег Диденко, Любовь Петрова, Зур театрның чакырылган солистлары Венера Гыймадиева һәм Алексей Тихомиров;

театр һәм кино актрисасы Екатерина Гусева

«ПРО квартеты»

Концертны алып баручы – Дмитрий Губерниев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International