«Казан Кремле» Музей-тыюлыгы Белоруссия музейлары белән яңа проект башлап җибәрә

2025 елның 7 августы, пәнҗешәмбе

Казан Кремле (Россия) үзенең партнерлары: Несвиж сарае һәм Мир замогы (Беларусия) белән бергә «

Казан Кремле (Россия) үзенең партнерлары: Несвиж сарае һәм Мир замогы (Беларусия) белән бергә «Манара музыкасы — 2025» халыкара музыкаль проектын башлап җибәрә.

ЮНЕСКОның өч объектындагы борынгы манараларда талантлы артистлар башкаруында классик һәм заманча музыка әсәрләре яңгыраячак.

Беренче концерт 15 августта Казан Кремленең Спас манарасында була.

Программада: халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреатлары Елизавета Моисеева (скрипка) һәм Анна Антонова (виолончель) аккомпанименты астында халыкара конкурслар лауреаты Рамилә Җамалова башкаруында илебез композиторлары җырлары. Программаны Казан консерваториясе укытучысы Анна Антонова тәкъдим итәчәк.

Концерт 15 августта 18:30 сәгатьтә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International