«Җиңү фокусында: илебез Геройлары» Республика фото һәм видео иҗат конкурсының заявка кампаниясе бара

2025 елның 7 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләрне кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге» ДБУ Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган «Җиңү фокусында: илебез Геройлары» Республика фото һәм видео иҗат конкурсы башлануы турында игълан итә. Конкурс эшләре 30 июльдә башланып китте һәм 2025 елның 1 октябренә кадәр дәвам итәчәк.

Конкурс ике номинация буенча уза:

«Тарихның фотографик бите» (фотоэшләр)

«Батырлык видеохроникасы» (видеороликлар)
Гаризалар оештыру комитеты адресына e-mailда кабул ителә: Al.Mustafina@tatar.ru «Республика фото һәм видео иҗат конкурсы»тамгасы белән.

Түбәндәге документларны җибәрергә кирәк:

- конкурста катнашуга гариза (гариза формасы конкурс турындагы Нигезләмәдә бирелә);

- «тарихның фотографик бите»номинациясендә катнашучылар өчен конкурс тематикасына туры килә торган сыйфатлы фотолар (бер заявкага 2-3 тән артык түгел);

- «батырлык видеохроникасы» номинациясендә катнашучылар өчен конкурс тематикасына туры килә торган (бердән артык түгел) видеоролик);

- тасвирлама-конкурс эшләренә хикәя.

Тулырак мәгълүматны конкурс турындагы нигезләмәдән алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International