Бөтен Россиядән музыкаль сәләтле балалар - «Ак пароход» фестивалендә катнашучылар, балалар цирк мәктәбе укучылары, опера җырчылары Венера Гыймадиева һәм Алексей Тихомиров, актриса Екатерина Гусева 30 августта Казан циркы манежында балачагына һәм Татарстан Республикасы көненә багышланган «Яхшы тамаша» күрсәтү өчен бергә җыелачаклар.
«Яхшы тамаша» - Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы катнашында Казан дәүләт циркының һәм иҗади сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм фондының «Ак Пароход» уртак проекты.
Чыгыш Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Светлана Шарапова куелышында Казан циркының балалар цирк мәктәбе укучылары һәм чыгарылыш укучыларының цирк номерлары белән үрелеп барачак.
Талантлы балаларга ярдәм итәчәкләр һәм алар белән бергә Россия операсы йолдызлары Алексей Тихомиров һәм Венера Гыймадиева, шулай ук театр һәм кино актрисасы Екатерина Гусева җырлаячаклар.