15 августта Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалында – Татарстан Республикасы Милли музее филиалында - Михаил Девятаев истәлеге фонды катнашында оештырылган күргәзмә проектын тәкъдир итәләр.
Күргәзмәнең ачылу датасы очраклы гына сайланмаган: 68 ел элек, 1957 елның 15 августында, СССР Югары Советы Президиумы Указы белән өлкән лейтенант Михаил Петрович Девятаевка Советлар Союзы Герое исеме бирелгән.
Күргәзмә Герой батырлыгының 80 еллыгына багышланган-Heinkel He 111 H – 22 авыр бомбардировщигын Пенемюнде яшерен полигоныннан аның «экипажы»белән урлау.
Күргәзмә 2025 елның 15 августында 14.00 сәгатьтә ачыла. Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалы - Татарстан Республикасы Милли музееның филиалы Казан Кремле территориясендә, «Хәзинә» галереясе бинасында, Шейнкман тыкрыгы, 12 йорт, 2 кат адресы буенча урнашкан.