ТР Милли китапханәсендә казакъ шагыйре һәм мәгърифәтчесенең 180 еллыгына Абай Кунанбаев турындагы әсәрләр коллекциясен тапшыру тантанасы узачак

2025 елның 5 августы, сишәмбе

6 августта 10.00 сәгатьтә ТР Милли китапханәсенең күргәзмәләр залында казакъ шагыйре, фикер иясе, мәгърифәтче, композитор һәм җәмәгать эшлеклесе Абай Кунанбаев (1845-1904 еллар) турында китаплар тапшыру тантанасы була.

Казах язма әдәбиятына һәм яңа казах классикасына нигез салучы Европа һәм рус әдәбияты арасында үзенчәлекле күпер булып торган. Ул туган телен генә түгел, рус, татар, фарсы, гарәп телләрен дә белә иде. Бик күп әсәрләрне чит телләрдән казах теленә тәрҗемә итә һәм рус һәм Европа әдәбиятын алга сөрә.

Теркәлү буенча керү бушлай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International