16 августта ел саен «Красновидовода Алма спасы» музей-фольклор бәйрәме узачак

2025 елның 5 августы, сишәмбе

16 августта Татарстанның Кама Тамагы районы Красновидово авылында А.М. Горький музеенда ел саен «Красновидовода Алма спасы» музей-фольклор бәйрәме узачак. Фестиваль кысаларында шулай ук «Өлгергән алма» конкурсы да булачак.

Фестивальнең максаты-республика муниципаль районнары халык коллективларының, шулай ук славян халык әсәрләрен башкаручы башка үзешчән коллективларның иҗади потенциалын үстерү, халыкның күңел ачу атмосферасы тудыру, фольклор сәнгатенә тарту.

Менә инде күп еллар дәвамында Красновидовода «Алма спасы» бәйрәме славян халык сәнгатен һәм рухи мәдәниятен популярлаштыра, халык сәнгате традицияләрен саклый һәм үстерә, халык коллективларының башкару осталыгын арттыра, төбәкара мәдәни хезмәттәшлекне киңәйтә.

Фестивальдә катнашырга иҗат коллективлары гына түгел, ә иҗаты әлеге бәйрәм юнәлешенә туры килгән оста һөнәрчеләр дә чакырыла-фольклор, йола мәдәнияте, һөнәрчелек иҗаты, славян авторлык стилизациясе.

«Красновидовода Алма спасы» музей-фольклор бәйрәме турында тулырак мәгълүмат – бәйрәм турында кушымтада.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International