Казанда Идел буе халыкларының йорт йолаларын күрсәтәчәкләр

2025 елның 31 июле, пәнҗешәмбе

«Тормыш агачы» агарту проектының быел икенче чарасы 6 августта 18.00 сәгатьтә башланачак. Татар, рус, чуаш, удмурт, мари, мордва һәм башкорт йолаларына багышланачак. Исегезгә төшерәбез, 2025 елда «Тормыш агачы» проекты Ватанны саклаучылар елы кысаларында гамәлгә ашырыла. Проект «Гаилә» милли проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.

Парк территориясендә җиде милли хуҗалык җәелдереләчәк. Бәйрәм кунаклары өчен бай программа әзерләнгән: пыялада шамаильләр, ярымчыклар ясау буенча мастер-класслар, кухня өчен милли орнаментлар төшерелгән агач көрәкләр, «Ленгень кукула» юкә курчаклары, туку станогында ясалган кайнар аскуймалар, чүлмәк ясау һәм агачка уеп ясау буенча мастер-класслар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International