«Московский» мәдәни үзәгендә Вьетнам һәм Россия Федерациясе арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруга 75 ел тулуга багышланган Вьетнам мәдәнияте көне уздырылды.
Казанда Вьетнам мәдәнияте көненә багышланган тантаналы чара «Вьетнам — бетмәс-төкәнмәс матурлык» фотокүргәзмәсеннән ачылды, ул кунакларны илнең төрле төбәкләрендәге халыкның истәлекле урыннары, традицияләре, мәдәнияте һәм тормыш матурлыгы белән таныштырды.
Шулай ук милли биюләр, уеннар һәм традицион Вьетнам ашлары белән мәдәни киңлек оештырылган.
Балалар өчен мастер-класслар белән интерактив мәйданчык оештырылды.