14 августта халык сәнгать кәсепләре буенча ХЭС утырышы узачак

2025 елның 23 июле, чәршәмбе

14 августта Татарстан Республикасы сәнгать-эксперт советының быел икенче утырышы була. Ул Габдулла Тукай исемендәге әдәби музей бинасында (адресы: Казан, Г.Тукай ур., 74) узачак, чара 14.00 сәгатьтә башлана.

Утырышның көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр:

1. Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм осталары эшләнмәләренә аларны югары сәнгати дәрәҗәдәге халык сәнгать кәсебе эшләнмәләренә кертү максатыннан Экспертиза ясау.

2. Татарстан Республикасы халык сәнгать кәсепләре һәм һөнәрләре оешмалары реестрына кертү турындагы мәсьәләне карау.

Оештыручылар Татарстан Республикасының Халык сәнгать кәсепләре буенча Сәнгать-эксперт советы утырышында катнашырга теләгән осталарны 2025 елның 11 августына кадәр мәгълүмат бирүне сорый. Кушымта нигезендә утырышка тапшырылган эшләнмәләр исемлеген (кимендә 3 эшләнмә) электрон почта адресына җибәрергә кирәк: nhp-dpi@yandex.ru.

ХЭСТА катнашу өчен таблица тутыру үрнәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International