Казанда Вьетнам мәдәнияте көне узачак

2025 елның 21 июле, дүшәмбе

2025 елның 25 июлендә «Московский» мәдәни үзәгендә Вьетнам һәм Россия Федерациясе арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруга 75 ел тулуга багышланган Вьетнам мәдәнияте көне узачак. Чара 17.00 сәгатьтә башлана.

Казанда Вьетнам мәдәнияте көненә багышланган тантаналы чара «Вьетнам — бетмәс-төкәнмәс матурлык» фотокүргәзмәсеннән ачылачак, ул кунакларны илнең төрле төбәкләрендәге халыкның истәлекле урыннары, традицияләре, мәдәнияте һәм тормыш матурлыгы белән таныштырачак.

Шулай ук милли биюләр, уеннар, мастер-класслар һәм традицион Вьетнам ашлары белән мәдәни киңлек оештырылачак.
Программасы:

17.00 - 18.00 «Вьетнам — бетмәс-төкәнмәс матурлык» фотокүргәзмәсе.

Мәдәни киңлек: милли биюләр һәм уеннар, мастер-класслар һәм Вьетнам кухнясы белән сыйлау.

18.00 «Вьетнам милли музыка академиясе»коллективының традицион Вьетнам музыкасы концерты.

Чакыру билетлары буенча керү.

Мәгълүмат өчен телефон: +7 (962) 559-36-25.

Үткәрү урыны: Королев ур., 47 «Московский»мәдәни үзәге.

Оештыручылар: Вьетнам Социалистик Республикасының Екатеринбург шәһәрендәге Генераль консуллыгы, Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык йорты ярдәмендә «Доанкет» (бердәмлек) Татарстан Республикасының Вьетнам җәмгыяте региональ иҗтимагый оешмасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International