«Дизайн-марафон»проектының икенче сезонына теркәлү дәвам итә!

2025 елның 18 июле, җомга

«Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Сенеж» идарәсе остаханәсе «Дизайн-марафон»белем бирү проектының икенче сезонын эшләтеп җибәрде! Бу синең күнекмәләрне арттыру һәм реаль бурычлар өстендә эшләү мөмкинлегең.

Син:

График, цифрлы дизайнер яки мохит дизайнеры

Шәһәр инфраструктурасын үзгәртеп коруда, җәмәгать киңлекләрен рәсмиләштерүдә яки дәүләт өлкәсе өчен цифрлы сервислар булдыруда үзеңне күрсәтергә телисең

Үз төбәгенең үсешенә битараф түгел

Проект 3 этапта узачак:

«Россия-мөмкинлекләр иле» платформасында бушлай онлайн – укыту: профильле экспертлар киң җәмәгатьчелек өчен дизайн-продуктлар проектлауда белемнәре һәм тәҗрибәләре белән уртаклашачак

Квалификацион (иҗади) бирем: топ-100гә эләгү өчен аны Үтәң! Нәкъ менә бу катнашучылар эксперт бәяләве нәтиҗәләре буенча турыдан-туры этапка чакыру алачак

Биш көнлек «Дизайн-интенсив», Индустриянең әйдәп баручы экспертлары белән берлектә Сез дизайн-проектлауда өйрәнәчәксез һәм практика узачаксыз.

Топ-100 гә эләгү мөмкинлеген кулдан упкындырма! Сайтта 10 августка кадәр теркәлегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International