Алабугада театраль булмаган киңлекләрдә театр экспериментлары күрсәттеләр

2025 елның 14 июле, дүшәмбе

Россиянең халык артисты Евгений Миронов җитәкчелегендә эшләүче Милләтләр дәүләт театрының иҗади лабораториясе 11 июльдән 12 июльгә кадәр Алабуга шәһәре (Татарстан Республикасы) халкына һәм кунакларына Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының театраль булмаган, ландшафт-музей киңлекләрендә спектакль эскизларын тәкъдим итте. Лаборатория эшләгән вакытта Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында тренинглар, мастер-класслар, репетицияләр узды.

Проектта «Мастеровые» рус драма театры (Чаллы шәһәре), а.в. Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театры (Бөгелмә шәһәре), Түбән Кама шәһәренең яшь тамашачы театры катнашты.

Иҗади лабораториянең төп нәтиҗәсе — Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының ландшафт-музей киңлегендә Татарстан Республикасының дүрт режиссеры һәм өч театрының атналык эш нәтиҗәсе булган 4 режиссер эскизын күрсәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International