Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Мәскәүдә «туризм һәм кунакчыллык» милли проекты максатларына туры китереп ВДНХда узган «Халыклар дуслыгы»милли кунакчыллык фестиваленең бишенче катнашучысы булды.
Программага концертлар, гаилә күңел ачулары, «Фест бизәкләре» халыкара мәдәният, мода һәм милли кунакчыллык фестивале һәм башкалар кертелгән.
Татарстанның данлыклы коллективы илебезнең төп мәйданчыгында «гармун», «Егетовка», «Чулпылар» һәм «Сарман әйлән-бәйлән»номерлары белән чыгыш ясады. Алар барысы да татар халкының мәдәни кодын чагылдыра.