Казанда 5нче тапкыр “Шәҗәрә бәйрәме” гаилә фестивале узачак

2025 елның 4 июле, җомга

5 июльдә Казанда, Кремль яр буендагы “Елмай” паркында 5нче тапкыр “Шәҗәрә бәйрәме” гаилә фестивале оештырыла. Ул Бөтенроссия “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә” багышлап үткәреләчәк. Ачык һавада узачак чара меңләгән Казан халкын һәм башкала кунакларын җыяр дип көтелә. Катнашучылар гаилә гореф-гадәтләрен, тарихи мирасны барларлар, буыннар арасында бәйләнешләрне ныгытырлар дип көтелә. Быел “Шәҗәрә бәйрәме” фестивале беренче тапкыр Президентның Мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән оештырыла.

Фестивальне оештыру идеясе авторы ТР мөфтиенең махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча урынбасары, Ш.Мәрҗани исемендәге Ислам мәдәни мирасы ассоциациясе рәисе, “Батырлар терәге” ресурс үзәге җитәкчесе, Казан Аксакаллар шурасы рәисе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов сүзләренчә, быелгы чараның үзенчәлеге - катнашучылар төрле халыкларның гаилә гореф-гадәтләре белән таныша һәм үзләре өчен күпкырлы мәдәни мирас дөньясын ача алачак. Бу юлы “Шәҗәрә бәйрәме” төрле халыкларның ничек иттереп гаилә гореф-гадәтләрен саклавы, буыннан-буынга тапшыруы буенча тәҗрибә алмашу өчен дә мәйдан булыр дип көтелә.

Фестивальнең директоры, Ш.Мәрҗани исемендәге Ислам мәдәни мирасы ассоциациясенең башкарма директоры Диана Сәлахова сүзләренчә, фестивальнең төп миссиясе - буыннар арасындагы бәйләнешләрне ныгыту. Ул тарихи хәтерне яңарту, нәселне, тамырларыңны өйрәнергә илһамландыру аша эшләнәчәк. Чара яшьләргә гаилә гореф-гадәтләренең кыйммәтен аңларга, буыннар бәйләнешен тоярга һәм бабаларыбыздан калган мирас өчен горурлык хисләрен кичерергә ярдәм итәчәк.

Чараны оештыручыларның берсе - фестивалнең режиссеры һәм “Kilen” компаниясенең җитәкчесе Лилия Гәрәева фестивальнең программасы бик тулы һәм бай булын билгеләп үтте:

Шәҗәрәләр күргәзмәсе: Тарихчылар, шәҗәрә осталары һәм энтузиастлар тамашачыларга шәҗәрә агачларын тәкъдим итәчәк һәм нәселне барлау, генеалогия картасын төзү буенча үз тәҗрибәләре белән уртаклашачак, киңәшләрен бирәчәк.

Лекторий: Экспертлар төрле халыкларның гаилә гореф-гадәтләре, йолалары, нәсел мирасын өйрәнү турында лекцияләр укыячак. Тамашачылар белгечләргә сораулар бирә һәм алар белән фикер алыша алачак.

Фестивальнең интерактив мәйданчыгында төрле халыкларның гаилә традицияләре, гореф-гадәтләре, йолалары буенча сәяхәттә катнашырга мөмкин булачак. Мисал өчен, Иске татар бистәсенең татар килене музее татар килене булырга өйрәтәчәк. Кызлар үзләрен татар килене ролендә сынап карый алачаклар.

Балалар мәйданчыгы: Фестивальнең төп геройлары – балалар өчен мавыктыргыч программа әзерләнә. Балалар белән күңел ачу өчен яраткан әкият һәм мультфильм геройлары киләчәк. Шулай ук бәйрәмдә Дәү әни дә булачак. Ул шәҗәрә темасына рәсем конкурсында катнашучыларга бүләкләр тарату өчен махсус килә. Нәниләр өчен милли уеннар оештырылачак, бүләкләр уйнату, күңелле мастер-класслар да булыр дип көтелә. Үсмерләр өчен Б.Рәмиев исемендәге IT-парк оештыра торган мастер-класс кызык булыр. Алар Roblox платформасында үзләренең мобиль уеннарын ясап карый алачак.

Хәләл Маркет: иртәдән кичкә кадәр хәләл товарлар сату-алу оештырылачак. Кунаклар төрле сувенирлар, кул эшләнмәләре, бизәнү әйберләре, шул исәптән китаплар да сатып ала алачак. Маркетта хәләл ризык та сатылыр дип көтелә.

Фестивальнең кульминациясе үзәк сәхнәдәге концерт программасы булыр дип көтелә. Бәйрәм концерты 16:00 сәгатьтә башланачак. Тамашачылар өчен иҗади коллективлар, балалар хоры, бию төркемнәре, балалар театр студиясе белән беррәттән татар эстрадасы йолдызлары Алмас Хөсаенов, Алинә Давыдова, ⁠Базарбай Бикчәнтәев, Тәслимә Низами, Анастасия Макарова, Рөстәм Хөсәенов чыгыш ясаячак. Шулай ук Татарстан Халыклар дуслыгы йортыннан төрле милләт вәкилләреннән дә чыгышлар булачак. “TEERTA Musica Show” тавыш театры, “ABIEM Project” этно-эксперимент музыка проекты, танылган блогерлардан гаилә чыгышлары, “Ноу Хау” барабаннар тамашачы да концертның бизәге булыр дип көтелә.

Шәҗәрә бәйрәме” гаилә фестивале халык артисты Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге ТР Дәүләт камера хоры чыгышы белән тәмамланыр дип көтелә.

Быелгы фестивальдә беренче тапкыр 50 елдан артык бергә торучы парлар, күпбалалаы гаиләләр, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары да чакырылачак. Алар тугрылык һәм мәхәббәт үрнәге буларак тәкъдим ителәчәк. Әлеге гаиләләрнең тарихы фестиваль кунакларына гаилә кыйммәтләрен, туган илгә мәхәббәтнең мөһимлеген аңларга ярдәм итәчәк.

Фестиваль барышында катнашучылар арасында лотерея уйнату да оештырылачак. Төп приз – Казан үзәгендәге “Ногай” отеленә ике кешелек юллама, “Minger Med Spa” отеленә ике кешелек юллама һәм “Kol Gali Resort & Spa” отеленә шулай ук ике кешелек юллама.

Фестивальне оештыручылар: Татарстан Республикасы Мәдиният министрлыгы һәм Казан мэриясе ярдәмендә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Ислам мәдәни мирасы ассоциациясе, “Батырлар терәге” ресурс үзәге, Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты, Татарстан халыклары ассамблеясы һәм Татарстан Халыклар дуслыгы йорты. Төп мәгълүмати партнер - “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.

Вакыты һәм үткәрелү урыны:

“Елмай” паркы, Кремль яр буе, Казан

5 июль 2025 ел, 11:00 дән 21:00 гә кадәр

ЧАРАГА КЕРҮ ИРЕКЛЕ!

Фестиваль яңалыкларын чараның социаль челтәрләрдәге рәсми төркемнәрендә карап барырга мөмкин:

https://vk.com/shajarafest

https://t.me/shajarafest

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International