«Россия-Көнчыгыш " халыкара милли мәдәниятләр фестиваленең яшь башкаручылар конкурсының заявка кампаниясе бара ("Казандагы Шәрык базары")

2025 елның 1 июле, сишәмбе

«Россия-Көнчыгыш» халыкара милли мәдәниятләр фестиваленең яшь башкаручылар конкурсына гаризалар кабул итү башланды.

Фестиваль быел Россиянең, Татарстанның көнчыгыш һәм Азия илләре белән мәдәни элемтәләрен үстерү максатында дүртенче тапкыр уздырыла.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә Рәшит Ваһапов исемендәге Татарстан Республикасы татар мәдәнияте иҗтимагый фонды оештыра торган фестивальнең төп чаралары Казанда 2025 елның 12-22 ноябренә планлаштырылган.

Конкурс турындагы Нигезләмә белән танышырга һәм заявканы түбәндәге сайтта җибәрергә мөмкин: https://orientalfair.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International