3 июльдә Татарстан Республикасы «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Россия Сәнгать академиясенең «График серия һәм иллюстрация сәнгате» күргәзмәсе ачылачак. Күргәзмәдә станок һәм басма графиканың серияле әсәрләре, шулай ук офортның төрле төрләрендә ясалган иллюстрацияләр күрсәтеләчәк. Биш күргәзмә залында урнашкан
Экспозиция 30дан артык рәссам-стажерның һәм РАХ иҗади графика остаханәсен тәмамлаучыларның 283 әсәрен үз эченә ала. Экспозициядә үзәк урынны РАХ Президенты (1997-2025) Зураб Церетели әсәрләре алачак.
Күргәзмә ТР ГМИИ милли сәнгать галереясенең икенче катында (Казан Кремле, 3 подъезд) булачак.
Күргәзмәне 17 августка кадәр карарга була.