2025 елда Г. Р. Державин исемендәге Республика премиясенә дәгъва кылу эшләре буенча иҗтимагый фикер алышу булды

2025 елның 30 июне, дүшәмбе

А.С. Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә 2025 елда Г. Р. Державин исемендәге Республика премиясенә тәкъдим ителгән эшләр буенча иҗтимагый фикер алышу узды. Чарада премиягә дәгъва кылучылар, иҗат җәмәгатьчелеге, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы вәкилләре катнашты.

Премия лауреаты Г.Р. Державин исемендәге Республика премиясе комитеты утырышында яшерен тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк. Г.р. Державин исемендәге Республика премиясе комитеты рәисе - Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Фазлыева Ләйлә Ринат кызы.

14 июльдә, Гавриил Романович Державинның туган көнендә, Лаеш шәһәрендә Г.Р. Державин һәйкәле янында бәйрәм концерты кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте вәкилләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, иҗат интеллигенциясе, киң җәмәгатьчелек һәм республика кунаклары катнашында Г. Р. Державин исемендәге Республика премиясен тапшыру тантанасы узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International