2025 елның 30 июнендә 15:00 сәгатьтә «А.С. Пушкин исемендәге мәдәни үзәк» ДБУда (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 26 йорт) 2025 елда Г. Р. Державин исемендәге Республика премиясенә тәкъдим ителгән эшләр турында фикер алышу булачак. Чарада премиягә дәгъва кылучылар, иҗат җәмәгатьчелеге, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы вәкилләре катнашачак.
Премия лауреаты Г.Р. Державин исемендәге Республика премиясе комитеты утырышында яшерен тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк. Г.р. Державин исемендәге Республика премиясе комитеты рәисе - Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Фазлыева Ләйлә Ринат кызы.
14 июльдә, Гавриил Романович Державинның туган көнендә, Лаеш шәһәрендә Г.Р. Державин һәйкәле янында бәйрәм концерты кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте вәкилләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, иҗат интеллигенциясе, киң җәмәгатьчелек һәм республика кунаклары катнашында Г. Р. Державин исемендәге Республика премиясен тапшыру тантанасы узачак.